news_header_bot
Язманы тыңлагыз

25 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

25 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
25 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре
25 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр, юеш кар яварга мөмкин. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын. Төнлә һава температурасы +3..-2 градус. Көндез - +3..+8 градус. Төнлә һәм иртән юлларда аерым участокларда бозлавык булырга мөмкин.



25 сентябрь.
Кимүче ай. Ай Арыслан йолдызлыгында. 

Яшелчә бакчасы

Туфракны казу, түтәлләр ясап, черемә салу һәм пычкы чүбе сибү өчен уңай көн. Тамыразыклар уңышын җыярга кирәк. Бакчаны җыештырырга һәм чүп-чарны яндырырга.

Чәчәк түтәле
Күпьеллык чәчәкләрнең суганчаларын казып алу өчен уңайлы көн.

Җиләк-җимеш бакчасы
Нәрсәдер утырту һәм күчереп утырту өчен кулай вакыт түгел. Агачлар һәм куаклар төбенә черемә салып чыгарга. Кура җиләгенең картайган куакларын кисәргә, шулай ук җиләк-җимеш бирми торган һәм авыру агачларны һәм куакларны кисәргә була. Карлыган һәм крыжовник куакларын “яшәртергә” мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар