25 июльгә һава торышы һәм ай календаре

25 июльгә һава торышы һәм ай календаре
25 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез, көндез бераз яңгыр яварга мөмкин. Җил төньяк-көнчыгыштан, көчыгыштан, уртача тизлектә. Төнлә һава температурасы +12..+17°, көндез +25..+30° градус.


25 июль.
Кимүче ай. Ай үгезбозау йолдызлыгында.

Яшелә бакчасы
Кыш көне саклауга калдыру өчен ачы торма чәчәргә була. Яшелчәләргә ашламалар, үсеш стимуляторлары сибәргә кирәк. 

Чәчәк түтәле
Бүлмә гөлләренә һәм чәчәкләргә ашламалар сибәргә кирәк. Ирис, нәркис чәчәкләрен бүлгәләү һәм утырту. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Агачларның кәүсәләрендәге яшь яфракларны һәм үрентеләрне бетерергә кирәк. Ян-ягында үрентеләр барлыкка килсен өчен кура җиләге ботакларының очларын кисәргә кирәк.