25 июньгә һава торышы һәм ай календаре | intertat.tatar

25 июньгә һава торышы һәм ай календаре

25 июньгә һава торышы һәм ай календаре.

25 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә +17.+22˚, көндез +31.+36˚ градус.

Кимүче ай, ай кәҗәмөгез йолдызлыгында.

Туфракны йомшартырга, сугарырга кирәк. Бәрәңгегә ашлама сибәргә була. Шулай ук җимеш агачларына, җиләк куакларына да ашлама сибәргә кирәк.