news_header_bot
Язманы тыңлагыз

25 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

25 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
25 апрельгә һава торышы һәм ай календаре
25 апрельдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектәге җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +3..+8˚, көндез +13..+18˚ градус. 



25 апрель.
Кимүче ай. Ай кәҗәмөгез йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Җылытыла торган теплицаларда яки пленка белән капланган түтәлләргә иртә өлгерә торган редис чәчәргә була. Петрушка, иртә өлгерә торган кишер чәчәргә мөмкин. Органик ашламалар сибү.

Чәчәк түтәле
Органик ашламалар сибү. Декоратив агач һәм куакларның ботакларын кисү. Туфракны казу, йомшарту, шытымнарны сирәкләү.

Җиләк-җимеш бакчасы
Органик ашламалар сибү. Җимеш агачларның, җиләк куакларының һәм декоратив культураларның ботакларын кисәргә була. Алма, груша, чия, слива үсентеләрен утыртырга була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар