news_header_bot
Язманы тыңлагыз

24 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

24 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
24 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре
24 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр, юеш кар яварга мөмкин. Җил көнбатыштан, төньяктан талгын, әмма көчәергә дә мөмкин. Төнлә һава температурасы +2..-2 градус. Көндез - +3..+8 градус. Төнлә һәм иртән юлларның кайбер участокларында бозлавык булырга мөмкин.



24 сентябрь.
Кимүче ай. Ай Кысла йолдызлыгында. 

Яшелчә бакчасы

Туфракны казу, түтәлләр ясап, черемә салу һәм пычкы чүбе сибү өчен кулай вакыт. Тамыразыклар уңышын җыярга вакыт. Бакчаны җыештырырга һәм чүп-чарны яндырырга.

Чәчәк түтәле
Күпьеллык чәчәкләрнең бүлбеләрен (анемона, дәлия) казып алырга. Суганчалы чәчәкләрне утыртып калдырырга.

Җиләк-җимеш бакчасы
Суыклар башлангач, корткычларны юк итү өчен карлыган, крыжовник һәм кура җиләге куаклары төбендәге туфракны казырга. Сырганак, кара һәм кызыл миләш уңышын, көзге алмаларны җыярга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар