24 июльгә һава торышы һәм ай календаре

24 июльгә һава торышы һәм ай календаре
24 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез, көндез бераз яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, юнәлешен көнчыгышка үзгәртүчән, уртача тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы +10..+15°, көндез +22..+27° градус.


24 июль.
Кимүче ай. Ай кучкар йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Кыяр, ташкабак һәм помидорның карт, саргайган яфракларын кисәргә кирәк. Яшелчәләргә ашламалар сибәргә була. Кәбестә кортына, кыярдагы пәрәвез талпанына каршы дарулар сиптерергә кирәк. Бу вакытта җыеп алынган яшелчәләр яхшы сакланачак.

Чәчәк түтәле
Ашламалар сибәргә кирәк. Үсемлекләрнең яфракларын кисәргә һәм йолкырга була.

Җиләк-җимеш бакчасы
Җимеш бирә торган культураларны ашларга була. Агач-куакларга теләгә каршы дарулар сиптерергә кирәк. Кура җиләге ботакларының өске өлешен кисәргә була.