Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

24 июньгә һава торышы һәм ай календаре

24 июньгә һава торышы һәм ай календаре.

news_top_970_100
24 июньгә һава торышы һәм ай календаре

24 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр явачак. Көндез кайбер районнарда яшенле яңгыр, урыны белән боз явачак. Көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +8..+13˚, көндез +20..+25˚ градус.

   Үсеш алучы ай, ай кысла йолдызлыгына.

Яшелчә бакчасы

Яшелчәләрнең астагы ботакларын кисү өчен өчен уңышлы көн түгел. Җылы ярата торган яшелчәләргә һәм кәбестәгә калийлы ашламалар сибәргә була.

Чәчәк түтәле

Чәчәкләрнең һәм бүлмә гөлләренең яфракларын, артык ботакларын өзәргә ярамый. Сугару һәм ашламалар сибү өчен уңышлы чор. Бу көннәрдә өзелгән чәчәкләр тиз сулачак.

Җиләк-җимеш бакчасы

Агач һәм куакларның ботакларын кисү өчен уңышлы чор түгел. Агач-куакларны сугару, калийлы ашламалар сибү өчен уңай көн.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100