24 апрельгә һава торышы һәм ай календаре | intertat.tatar

24 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

24 апрельгә һава торышы һәм ай календаре.

24 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Яңгыр ячавак, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә +1..+6°, көндез +7..+12°, көнбатыш районнарда +16° градус.

 Үсеш алучы ай, ай кыз йолдызлыгында.

Бу вакытта үсемлекләр утыртмау хәерле. Яшел тәмләткечләр һәм дару үләннәре чәчәргә була. Томат, борыч, баклажан рассадаларын зур савытларга күчереп утыртырга кирәк.