news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда һава торышы бозыла

Республикада 23 гыйнварда 18.00 сәгатьтән 24 гыйнварның 18.00 сәгатенә кадәр һава торышының аеруча начарлануы турында кисәтелә.

news_top
Татарстанда һава торышы бозыла
Татарстанда 23 гыйнварда 18.00 сәгатьтән 24 гыйнварның 18.00 сәгатенә кадәр көчле буран һәм кар көртләре булуы көтелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча 24 гыйнварда республикада урыны белән төнлә һәм көндез көчле кар явуы, буран һәм юлларда кар көртләре барлыкка килүе көтелә.

Казанда төнлә көчле кар явачак һәм шулай ук кар көртләре барлыкка киләчәк.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе буран вакытында һәм көчле җил булганда таймый торган аяк киеме киеп, ашыкмый гына хәрәкәт итәргә киңәш итә. Өлкәннәргә урамда йөргәндә очлы махсус таяклар куллану яхшы булуын җиткерә. 

Буран һәм җилнең көчәюе юл хәрәкәтендә җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт кенә тормозга басу киңәш ителми. Туктарга кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә, тормозга басканда арттагы йөртүче күрсен өчен берничә тапкыр басып алып, кисәтергә кирәк.

Аеруча автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибарлы булу сорала. 

Мөмкинлек булганда ерак юлга чыгудан тыелып тору зарур.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар