23 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре | intertat.tatar

23 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

23 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре.

23 сентябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +4..+9˚, көндез +10..+15˚, көнчыгыш районнарда +18˚ градус 

 Кимүче ай, ай кучкар йолдызлыгында.

Үсемлекләрне сугару һәм фосфорлы-калийлы ашламалар белән ашлау. Туфракны эшкәртергә була. Күпьеллык чәчәкләрне күчереп утыртырга кирәк. Яшелчәләр тозлау, киптерү һәм туңдыру өчен уңай көн.