23 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

23 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре.

23 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән яңгыр явачак. көндез явым-төшемнәрсез. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +7..+12˚, көндез +13..+18˚ градус.

 Үсеш алучы ай, ай укчы йолдызлыгында.

Авыру, уңыш бирми торган агачларны кисәргә кирәк. Җиләк куакларын корткычлардан саклау өчен борд эремәсе сиптерергә була.