23 апрельгә һава торышы һәм ай календаре | intertat.tatar

23 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

23 апрельгә һава торышы һәм ай календаре.

23 апрельдәТатарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә +2..+7°, көндез +13..+18° градус. 

Үсеш алучы ай, ай кыз йолдызлыгында.

Бу вакытта үсемлекләр утыртмау хәерле. Яшел тәмләткечләр һәм дару үләннәре чәчәргә була. Томат, борыч, баклажан рассадаларын зур савытларга күчереп утыртырга кирәк.