Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

22 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

22 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
22 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре
22 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр яварга мөмкин. Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка юнәлешен үзгәртүчән, талгын. Төнлә һава температурасы 0..+3 градус, урыны белән -2 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Көндез - +6..+11 градус.



22 сентябрь.
Кимүче ай. Ай Игезәкләр йолдызлыгында. 

Яшелчә бакчасы
Бәрәңге, кишер, чөгендер, әче торманы алырга һәм сакларга куярга кирәк.

Чәчәк түтәле
Күпьеллык чәчәкләрнең суганчаларын казып алырга уңай вакыт.

Җиләк-җимеш бакчасы
Нәрсәдер утырту һәм күчереп утырту өчен кулай вакыт түгел. Агачлар һәм куаклар төбенә черемә салып чыгарга. Кура җиләгенең картайган куакларын кисәргә, шулай ук җиләк-җимеш бирми торган һәм авыру агачларны кисәргә була. Шулай ук карлыган һәм крыжовник куакларын “яшәртергә” мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100