22 июньгә һава торышы һәм ай календаре

22 июньгә һава торышы һәм ай календаре
22 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, яшен булачак. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Яшен вакытында 15-20 метр тизлектәге кискен җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +11..+16º, көнбатыш районнарда +19º, көндез +27..+32º градус.



22 июнь.
Кимүче ай. Ай балык йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Сугару, яшелчәләрне органик ашламалар белән тукландыру. Яшел үләннәрне кабаттан чәчү өчен уңышлы чор. Бәрәңге төпләрен өяргә була. 

Чәчәк түтәле
Сугару, җиләк куакларын, кура җиләген органик ашламалар белән тукландырыга була. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Сугару, җимеш агачларын, җиләк куакларын органик ашламалар белән тукландыру.