22 мартта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә күпчелек районнарда кар, юеш кар һәм яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Җил юнәлешен үзгәртүчән, акрын тизлектә. Төнлә һава температурасы 0..-5˚, көндез +1..+6˚ градус. Юлларда бозлавык.
22 март.
Кимүче ай. Ай үлчәү йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Кара суган чәчәү өчен уңышлы чор. Шыттыру өчен бәрәңгеләрне таратып куярга мөмкин. Томат һәм борыч рассадаларын аерып утырту.
Чәчәк түтәле
Чәчәк рассадаларын аерып утырту. Рассадаларга үсеш стимуляторлары сибү.
Җиләк-җимеш бакчасы
Бу вакытта бакчада бернәрсә дә эшләргә ярамый.