news_header_bot
Язманы тыңлагыз

20 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

20 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
20 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре
20 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +1..+6˚, көндез - +8..+13 градус.



20 сентябрь.
Кимүче ай. Ай Игезәкләр йолдызлыгында. 

Яшелчә бакчасы
Бәрәңге, кишер, чөгендер, әче торманы алырга һәм сакларга куярга кирәк.

Чәчәк түтәле
Күпьеллык чәчәкләрнең суганчаларын казып алу өчен уңай вакыт.

Җиләк-җимеш бакчасы
Нәрсәдер утырту һәм күчереп утырту өчен кулай вакыт түгел. Агачлар һәм куаклар төбенә черемә салып чыгарга. Кура җиләгенең картайган куакларын кисәргә, шулай ук җиләк-җимеш бирми торган һәм авыру агачларны һәм куакларны кисәргә була. Карлыган һәм крыжовник куакларын “яшәртергә” мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар