20 августка һава торышы һәм ай календаре

20 августка һава торышы һәм ай календаре
20 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр явачак, яшен булачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә исәчәк. Яшен вакытында 15-20 м/с тизлектәге көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +14..+19°, көндез +23..+28° градус.


20 август.
Кимүче ай. Ай кучкар йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Кыяр, ташкабак, помидорның карт яфракларын өзеп ташларга кирәк. Туфракка компост кертү өчен иң уңышлы чор.

Чәчәк түтәле
Корткычларга һәм авыруларга каршы дарулар сиптерү өчен уңышлы чор. Кышламый торган күпьеллык чәчәкләрне казып алырга кирәк. Бүлмә гөлләренең туфрагын йомшарту.

Җиләк-җимеш бакчасы
Туфракка компост кертү өчен уңышлы вакыт. Кура җиләге, карлыган, крыжовник куакларына форма биреп кисәргә кирәк.