20 июньгә һава торышы һәм ай календаре

20 июньгә һава торышы һәм ай календаре
20 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Яшен вакытында 15-18 метр тизлектәге көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +10..+15º, көндез +25..+30º градус.



20 июнь. 
Кимүче ай. Ай сукояр йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Үсемлекләр утырту, сугару һәм ашлау өчен уңышлы чор түгел. Яшелчәләргә үсеш стимуляторлары, бөҗәәләргә һәм авыруларга каршы дарулар сибәргә була. 

Чәчәк түтәле
Чәчәкләр һәм бүлмә гөлләре утырту өчен уңышсыз көннәр. Декоратив агач-куакларга бөҗкәләргә һәм авыруларга каршы дарулар сибү. Чәчәкләргә ашлама сибәргә була. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Үсемлекләр утырту өчен уңышсыз көннәр. Җимеш бирүче агач-куакларга бөҗәкләргә һәм авыруларга каршы дарулар сибәргә була. Карт агачларны кисү өчен бик уңай чор.