19 ноябрьгә һава торышы

19 ноябрьгә һава торышы.

19 ноябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән урыны белән яңгыр, карлы яңгыр, кар явачак. Кайбер районнарда томан төшәчәк. Көндез урыны белән кар явачак, буран булачак. Көнбатыштан, төньяк-көнчыгыштан 6-11 метр тизлектәге җил исәчәк. Көндез урыны белән 17 метр тизлектәге көчле җил булачак. Төнлә һәм көндез һава температурасы +3..-2˚, төньяк районнарда -6˚ градус. Көн дәвамында һәм кич -3..-8˚ градус кадәр суытачак, төньяк районнарда -13˚ градус булачак. Юлларда бозлавык.