19-20 гыйнварга һава торышы

19-20 гыйнварга һава торышы.

19 гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән юеш кар, карлы яңгыр явачак, бозлавык булачак. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -4..+1˚, көндез -2..+3˚ градус. Юлларда көчле бозлавык.

20 гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә бераз кар явачак. Көндез юеш кар, карлы яңгыр явачак. Урыны белән бозлавык. Көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 0..-5˚, көндез -3..+2˚ градус. Юлларда бозлавык.