18 июльгә һава торышы һәм ай календаре

18 июльгә һава торышы һәм ай календаре
18 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән күпчелек районнарда яңгыр явачак. Көндез урыны белән яңгыр явуы ихтимал. Кайбер районнарда яшен булачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртүчән, уртача тизлектә. Яшен вакытында 18 метр тизлектәге көчле җил исәяәк. Төнлә һава температурасы +13..+18, көндез +24..+29 градус.


18 июль.
Кимүче ай. Ай сукояр йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Сугару һәм ашлау өчен уңышлы вакыт түгел. Үсемлекләрне утыртырга, күчереп утыртырга ярамый. Яшелчәләрне сирәкләргә, артык яфракларын өзәргә була. 

Чәчәк түтәле
Сугару һәм ашлау өчен уңышлы вакыт түгел. Үсемлекләрне утыртырга, күчереп утыртырга ярамый. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Сугару һәм ашлау өчен уңышлы вакыт түгел. Үсемлекләрне утыртырга, күчереп утыртырга ярамый. Киптерү өчен җимешләр җыярга була.