news_header_bot
Язманы тыңлагыз

18 февральгә һава торышы һәм ай календаре

18 февральгә һава торышы һәм ай календаре.

news_top
18 февральгә һава торышы һәм ай календаре

18 февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Кар, юеш кар һәм яңгыр явачак. Кайбер районнарда бозлавык, буран булачак. Иртән һәм көндез урыны белән томан төшәчәк. Төнлә көньяк-көнбатыштан 15-20 метр, урыны белән 25 метр тизлектәге көчле җил исәчәк. Көндез уртача тизлектәге җил булачак. Төнлә һава температурасы -4..+1˚, көндез -1..+3˚ градус. Юлларда бозлавык.

18 февраль.

Кимүче ай. Ай кәҗәмөгез йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Бәрәңге, сельдерей орлыгы чәчәргә була. Орлык ясау өчен кара суган утыртырга мөмкин.

Чәчәк түтәле

Суганчалы чәчәкләрнең орлыкларын утыртырга була. Декоратив үсемлекләрне кисәргә мөмкин.

Җиләк-җимеш бакчасы

Агачларны агартырга кирәк. Агач-куакларның ботакларын кисәргә була.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар