17 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

17 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре.

17 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә яңгырлы, көндез явым-төшемнәрсез. Төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын, төнлә урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 2.. 7˚, кайбер районнарда кырау төшәчәк. Көндез 12.. 17˚ градус булачак.

Яңа ай.

Бернәрсә дә утыртырга, күчереп утыртырга, кисәргә киңәш ителми. Яшелчә тозлау өчен уңышсыз көннәр. Туфракны сукаларга, түтәлләр әзерләргә, әзер түтәлләргә компост чәчәргә була.