17 июльгә һава торышы һәм ай календаре

17 июльгә һава торышы һәм ай календаре.

17 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Кыска вакытлы яңгырлар явачак, яшен булачак. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын, яшен вакытында 17-22 метр тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +13..+18˚, көндез +24..+29˚ градус.

Кимүче ай, ай игезәкләр йолдызлыгында.

Помидорларның артык ботакларын утарга, яшелчәләрнең карт яфракларын өзеп алырга була. Бакча җиләген күчереп утыртырга, яңа түтәлләрен ясарга була. Чәчәкләргә коры ашламалар сибәргә кирәк. Лалә, гиацинт чәчәкләренең суганчаларын казып алырга кирәк.