16 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре | intertat.tatar

16 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

16 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре.

16 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-27 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә 2.. 7˚, туфракка -1˚ градуска кадәр кырау төшәчәк. Көндез 8.. 13˚ градус.

Үсеш алучы ай, ай сукояр йолдызлыгында.

Җиләк куакларының авыру ботакларын кисәргә, агач кәүсәләрен агартырга кирәк. Агач-куак төпләренә, түтәлләргә компост, янган тирес чәчәргә була. Гладиолус суганчаларын, дәлия чәчәгенең бүлбеләрен казып алырга кирәк.