16 апрельгә һава торышы һәм ай календаре | intertat.tatar

16 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

16 апрельгә һава торышы һәм ай календаре.

16 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез, көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Көньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә +3..+8°, көндез +12..+17°, көньяк районнарда +22° градус җылы булачак.

Үсеш алучы ай, ай кучкар йолдызлыгында.

Үсемлекләрне сугару, ашлама чәчү өчен уңышлы чор. Рассада өчен ташкабак, кабак, кыяр орлыклары чәчәргә була. Теплицада салкынга чыдам берьеллык чәчәк орлыкларын утыртырга мөмкин.