16 мартка һава торышы һәм ай календаре

16 мартка һава торышы һәм ай календаре
16 мартта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез көнбатыш районнарда бераз кар явачак. Төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Җил көньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә. Төнлә һава температурасы -8..-13, аязган вакытта -18˚, көндез -3..+2˚ градус. Юлларда бозлавык. 


16 март.
Үсүче ай. Ай кысла йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Үсемлекләрне кисәргә, яфракларын өзәргә ярамый. Сугару һәм минераль ашламалар кертү. Детерминат томатлар, баклажан, борыч утырту өчен уңышлы вакыт. Кәбестә орлыкларын чәчәргә була.

Чәчәк түтәле
Бүлмә гөлләренең яфракларын өзәргә, декторатив агач һәм куакларның ботакларын кисәргә ярамый. Сугару һәм минераль ашламалар кертү. Рассада өчен берьеллык чәчәк орлыклары сибү.

Җиләк-җимеш бакчасы
Агач һәм куакларның ботакларын кисәргә ярамый. Җимеш агачларын ялгау.