15 августка һава торышы һәм ай календаре

15 августка һава торышы һәм ай календаре.

15 августта Татарстанда болытлы, көндез аязучан болытлы һава торышы булачак. Яңгыр явачак. Урыны белән яшен булачак, көндез боз яварга мөмкин. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Төньяк-көнчыгыштан уртача, урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +9..+14˚, көндез +14..+19˚ градус.

Кимүче ай, ай кысла йолдызлыгында.

Тамыразыкларның уңышын җыярга була. Җиләк биреп бетергән бакча җиләген эшкәртергә кирәк. Теплицада үсә торган кыяр һәм помидорларны гөмбәчек һәм бактериаль авыруларга каршы эшкәртергә кирәк.