15 июльгә һава торышы һәм ай календаре

15 июльгә һава торышы һәм ай календаре.

15 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, төнлә кайбер районнарда көчле яңгыр явачак. Урыны белән яшен булачак, боз явачак. Көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә җил тизлеге 23 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +21..+26˚, көндез +29..+34˚, көнчыгыш районнарда +32..+37˚ градус.

Кимүче ай, ай үгезбозау йолдызлыгында.

Кышка саклау өчен ачы торма, шалкан утыртырга була. Тамыразыкларга һәм бәрәңгегә ашлама сибәргә кирәк. Агач һәм куак үсентеләрен тамырландыру яхшы булачак. Ирис һәм нәркисләрне бүлгәләргә, утыртырга була. Күпьеллык чәчәкләрне чыбыкчадан тамырландырырга мөмкин.