15 июньгә һава торышы һәм ай календаре | intertat.tatar

15 июньгә һава торышы һәм ай календаре

15 июньгә һава торышы һәм ай календаре.

15 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Кыска вакытлы яңгыр явачак. Кайбер районнарда яшенле яңгыр, урыны белән боз явуы ихтимал. Көнбатыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +13..+18˚, көндез +26..+31˚ градус.

 Үсеш алучы ай, ай арыслан йолдызлыгында.

Үсемлекләрне сугару, сыек ашламалар сибү өчен уңай вакыт түгел. Авыруларга һәм корткычларга каршы дарулар сиптерү файдалы булачак. Корыга чыдам һәм декоратив чәчәкләр утырту өчен уңай вакыт.