news_header_bot
Язманы тыңлагыз

15 майга һава торышы һәм ай календаре

15 майга һава торышы һәм ай календаре

news_top
15 майга һава торышы һәм ай календаре
15 майда аязучан болытлы һава. Кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр, көндез боз да яварга мөмкин.
 
Көнчыгыштан салмак җил, яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +14..+19˚, көндез +25..+30˚ градус.



15 май.
Үсүче ай. Ай үлчәү йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Кузаклы культураларны (борчак, фасоль, ясмык) бакчага утыртырга мөмкин. Татлы борыч һәм помидор үсентеләрен парникка утыртырга була. Ташкабак, патиссон, кыяр үсентеләрен бакчага утыртырга мөмкин, әмма төнгә каплап калдырырга кирәк булачак.

Чәчәк түтәле
Күпьеллык чәчәкләрне бүлгәләп утыртырга яки күчереп утыртырга кулай вакыт. Минераль ашламалар да кертергә кирәк. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Өшегән бакча җиләге урынына яңасын утыртырга мөмкин. Шулай ук җиләк-җимеш куакларын утырту өчен дә уңай вакыт.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар