14 августка һава торышы һәм ай календаре

14 августка һава торышы һәм ай календаре.

14 августта Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Яңгыр явачак. Кайбер районнарда яшенле яңгыр булачак, боз яварга мөмкин. Көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +10..+15˚, көндез +15..+20˚ градус.

 Кимүче ай, ай игезәкләр йолдызлыгында.

Карлыганның, крыжовникның карт, көчсез ботакларын, кура җиләгенең җимеш биреп бетергән ботакларын кисәргә кирәк. Бакча җиләген корыган һәм саргайган яфраклардан чистартырга, артык мыеклары өзеп ташларга кирәк. Җимеш бирә торган агач-куакларга корткычларга һәм авыруларга каршы дарулар сиптерергә була. Чәчәк атып бетергән күпьеллык чәчәкләрне кисәргә кирәк. Бүлмә гөлләренә коры ашламалар сибәргә мөмкин.