Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

14 майга һава торышы һәм ай календаре

14 майга һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
14 майга һава торышы һәм ай календаре
14 майда Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, боз явуы да ихтимал. Көньяк-көнчыгыштан салмак җил, яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге секундына 15-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +14..+19˚, көндез +29..+34˚ градус.


 

14 май.
Үсүче ай. Ай үлчәү йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Кузаклы культураларны (борчак, фасоль, ясмык) бакчага утыртырга мөмкин. Татлы борыч һәм помидор үсентеләрен парникка утыртырга була. Ташкабак, патиссон, кыяр үсентеләрен бакчага утыртырга мөмкин, әмма төнгә каплап калдырырга кирәк булачак.

Чәчәк түтәле
Күпьеллык чәчәкләрне бүлгәләп утыртырга яки күчереп утыртырга кулай вакыт. Минераль ашламалар да кертергә кирәк. 

Җиләк-җимеш бакчасы

Өшегән бакча җиләге урынына яңасын утыртырга мөмкин. Шулай ук җиләк-җимеш куакларын утырту өчен дә кулай вакыт. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100