14 апрельгә һава торышы һәм ай календаре | intertat.tatar

14 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

14 апрельгә һава торышы һәм ай календаре.

14 апрельдә аз болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә +2..+7°, көндез +17..+22° градус җылы.

Үсеш алучы ай, ай кучкар йолдызлыгында.

Үсемлекләрне сугару, ашлама чәчү өчен уңышлы чор. Рассада өчен ташкабак, кабак, кыяр орлыклары чәчәргә була. Теплицада салкынга чыдам берьеллык чәчәк орлыкларын утыртырга мөмкин.