13-14 октябрьгә һава торышы

13-14 октябрьгә һава торышы
13 октябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Вакыты белән яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектәге җил исәчәк. Урыны белән җил тизлеге 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +3..+8º, көндез +8..+13º градус.

14 октябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә бераз яңгыр явачак. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектәге җил исәчәк. Урыны белән 18 метр тизлектәге көчле җил булачак. Төнлә һава температурасы +3..+8º, көндез  +6..+11º градус.