13 майга һава торышы һәм ай календаре | intertat.tatar

13 майга һава торышы һәм ай календаре

13 майга һава торышы һәм ай календаре.

13 майда Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез һәм кич яңгыр явачак, яшенле яңгыр булырга мөмкин. Көньяк-көнчыгыштан уртача, яшен вакытында көчле җил исәчәк. Төнлә +5..+10˚, көнбатыш районнарда +15˚, көндез +26..+31˚ градус җылы булачак.

Үсеш алучы ай, ай игезәкләр йолдызлыгында.

Сугару өчен уңай вакыт түгел. Туфракны йомшартырга, шытымнарны сирәкләргә була. Бакча җиләге куаклары утыртырга мөмкин. Җимеш агачларын ашларга кирәк. Күпьеллык чәчәкләрнең тамырларын бүлгәләп утыртырга мөмкин.