13 апрельгә һава торышы һәм ай календаре | intertat.tatar

13 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

13 апрельгә һава торышы һәм ай календаре.

13 апрельдә Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Төнлә +1.+6°, көндез +14.+19° градус җылы булачак.

Үсеш алучы ай, ай кучкар йолдызлыгында.

Үсемлекләрне сугару, ашлама чәчү өчен уңышлы чор. Рассада өчен ташкабак, кабак, кыяр орлыклары чәчәргә була. Теплицада салкынга чыдам берьеллык чәчәк орлыкларын утыртырга мөмкин.