13 мартка һава торышы һәм ай календаре

13 мартка һава торышы һәм ай календаре
13 мартта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Кар, юеш кар явачак. Төнлә кайбер районнарда буран булачак. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Төнлә 15-20 метр тизлектәге көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -3..-8˚, аязган вакытта -12˚, көндез -3..+2˚ градус. Юлларда бозлавык. 


12 март.
Үсүче ай. Ай үгезбозау йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Бу көннәрдә үсемлекләргә су сибәргә ярамый. Туфракның өстен йомшартырга кирәк. Рассаданы аерып утыртырга була.

Чәчәк түтәле
Бу көннәрдә үсемлекләргә су сибәргә ярамый. Туфракның өстен йомшартырга кирәк. Рассаданы аерып утыртырга була. Яз көне чәчәк атучы бүлмә гөлләрен утырту, күчереп утырту һәм бүлгәләү өчен уңышлы вакыт.

Җиләк-җимеш бакчасы
Җимеш бирүче агач һәм куакларны ялгау.