Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

12-13 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

12-13 апрельгә һава торышы һәм ай календаре.

news_top_970_100

12 апрельдә Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Карлы яңгыр, яңгыр явачак. Көндез кайбер районнарда кыска вакытлы буран булырга мөмкин. Көньяк-көнчыгыштан, төньяктан көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 0..+5˚, көндез +3..+8˚, көнчыгыш районнарда +13˚ градус. 

13 апрельдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән кар, юеш кар явачак, кайбер районнарда буран булырга мөмкин. Көндез карлы яңгыр һәм яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -4..+1˚, көндез +3..+8˚ градус. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Кимүче ай. Ай укчы йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Җылытыла торган тепицаларга иртә өлгерә торган редис чәчәргә була. Туфракта кышлый торган үсемлекләрне корткычларга каршы чаралар белән эшкәртергә кирәк.

Чәчәк түтәле

Органик ашламалар белән ашлау. Декоратив агач һәм куакларны кисү. Туфракта кышлый торган үсемлекләрне корткычларга каршы чаралар белән эшкәртергә кирәк.

Җиләк-җимеш бакчасы

Туфакны эшкәртү, шытымнарны сирәкләү, Агачларның һәм куакларның ботакларын кисәргә була.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100