11 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре

11 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре
11 октябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Вакыты белән яңгыр явачак. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Урыны белән җил тизлеге 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +3..+8°, көндез +7..+12° градус.


11 октябрь.
Үсеш алучы ай. Ай балык йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Кайбер яшелчәләрне кышлыкка утыртып калдырырга була. Сугару, сыек ашламалар сибү.

Чәчәк түтәле
Бүлмә гөлләренең яфракларын, сабакларын өзәргә ярамый. Бүлмә гөлләрен сугару, сыек ашламалар сибү.

Җиләк-җимеш бакчасыҖимеш бирә торган агач-куакларның ботакларын кисәргә ярамый.