10 июльгә һава торышы һәм ай календаре

10 июльгә һава торышы һәм ай календаре
10 июльдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән, көндез күчелек районнарда яңгыр явачак. Кайбер районнарда яшенле яңгыр булачак. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Урыны белән җил тизлеге 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +12..+17°, көндез +20..+25° градус.


10 июль.
Үсүче ай. Ай чаян йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Яшелчәләрне сугару һәм ашлау. Көзен куллану өчен шпинат чәчәргә була. Бакча җиләге төпләмәләрен тамырландырырга була. 

Чәчәк түтәле
Чәчәләрне сугару һәм ашлау. Туфракны сугару һәм йомшарту өчен уңайлы вакыт. Бүлмә гөлләрен күчереп утырту. Күпьеллык чәчәкләр утыртырга була. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Җимеш бирүче агачларны һәм куакларны сугару, ашлау. Туфракны сугару һәм йомшарту өчен уңай чор.