Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

10 июньгә һава торышы һәм ай календаре

10 июньгә һава торышы һәм ай календаре.

news_top_970_100
10 июньгә һава торышы һәм ай календаре

10 июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Яңгыр явачак. Кайбер районнарда яшен булачак, боз явачак һәм томан төшәчәк. Көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +11..+16˚, көндез +22..+27˚ градус.

Кимүче ай. Ай сукояр йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Үсемлекләр утырту, сугару һәм яшелчәләрне ашлау өчен уңышлы көн түгел. Яшелчәләргә үсеш стимуляторлары, корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сибәргә була. Киптерү өчен үләннәр җыярга була. Үсемлекләрне артык яфракларын, ботакларын кисәргә кирәк.

Чәчәк түтәле

Чәчәкләр һәм бүлмә гөлләре утырту өчен уңай көн түгел. Декоратив агачларга һәм куакларга авыруларга, корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә кирәк. Чәчәкләрне ашларга була.

Җиләк-җимеш бакчасы

Үсемлекләр утырту өчен уңышлы көн түгел.Җылы ярата торган агач һәм куакларга авыруларга, корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сибәргә кирәк. Агачларның киң ябалдашларын кисәргә була.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100