10 майга һава торышы һәм ай календаре

10 майга һава торышы һәм ай календаре
10 майда Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, акрын тизлектә. Төнлә һава температурасы +11..+16˚, көндез +25..+30˚ градус.


10 май.
Үсүче ай. Ай арыслан йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Озын булып һәм тиз үсә торган үсемлекләрне утырту өчен, күчереп утырту өчен уңышлы вакыт. Туфракны эшкәртергә, шытымнарны сирәкләргә була. Дару үләннәре җыю өчен дә уңай көннәр. 

Чәчәк түтәле
Корыга чыдам чәчәкләр утырту өчен уңышлы чор. Туфракны эшкәртергә, шытымнарны сирәкләргә була. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Туфракны эшкәртергә, шытымнарны сирәкләргә була. Бу көннәрдә агачлар һәм куакларга тияргә, алар белән бәйле эшләр башкарырга ярамый.