news_header_bot
Язманы тыңлагыз

9 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

9 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре.

news_top
9 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

9 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез һәм иртән урыны белән көчле яңгырлар булачак. Көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 16-21 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +6..+11˚, көнбатыш районнарда +16˚, көндез +16..+21˚, көнчыгыш районнарда +25˚ градус.

Кимүче ай, ай игезәкләр йолдызлыгында.

Үсемлекләр утыртырга, күчереп утыртырга ярамый.

Түтәлләр, агач-куаклар утырту өчен чокырлар әзерләп куярга була. Ачык туфракта кышламый торган күпьеллык чәчәкләрне казып алырга кирәк. Агач, куак асларына компост, янган тирес чәчәргә була. Карлыган, крыжовникның ботакларын кисәргә мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар