9 июльгә һава торышы һәм ай календаре

9 июльгә һава торышы һәм ай календаре.

9 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшемнәрсез. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +18..+23˚, көндез +32..+37˚ градус.

 Кимүче ай. Ай балык йолдызлыгында.

Үсемлекләрне сугару, ашлау. Җимеш бирә торган агачларны, куакларны ашларга кирәк. Лалә, нәркис чәчәкләренең суганчаларын казып алырга була. Кыяр тозлау өчен уңышлы көн.