news_header_bot
Язманы тыңлагыз

9-10 майга һава торышы һәм ай календаре

9-10 майга һава торышы һәм ай календаре.

news_top
9-10 майга һава торышы һәм ай календаре

9 майда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез, урыны белән томан төшәчәк. Көндез кайбер районнарда яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән 15 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә 6.. 11˚, көндез 20.. 25˚ градус.

10 майда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан, төньяктан уртача тизлектә, урыны белән 15 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә 8.. 13˚, көндез 16.. 21˚, көнчыгыш районнарда 26˚ градус җылы булачак.

Кимүче ай, ай үгезбозау йолдызлыгында.

Бәрәңге утырту, чөгендер, кишер орлыклары чәчү өчен уңышлы вакыт. Суганчалы чәчәкләр утыртырга була. Помидор, кыяр рассадаларын теплицага күчереп утыртырга мөмкин. Бу вакытта утыртылган агач һәм куак үсентеләре яхшы тамырланып китәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар