9 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

9 апрельгә һава торышы һәм ай календаре.

9 апрельдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр, җепшек кар явачак. Көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -2..+3˚, көндез +10..+15˚ градус.

Кимүче ай. Ай чаян йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Рассадага органик ашламалар сибәргә була. Рассаданы күчереп утыртырга була.

Чәчәк түтәле

Бүлмә гөлләренә һәм чәчәк рассадасына органик ашламалар сибәргә була. Яз көне ай чаян йолдызлыгында булганда декоратив үсемлекләрнең ботакларын кисәргә ярамый. Туфракны эшкәртергә мөмкин.

Җиләк-җимеш бакчасы

Яз көне ай чаян йолдызлыгында булганда агач-куакларның ботакларын кисәргә ярамый. Карлыган, кыржовник, зелпе, миләш утырту өчен уңай чор.