Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

8 майга һава торышы һәм ай календаре

8 майга һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
8 майга һава торышы һәм ай календаре
8 майда Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә күпчелек районнарда, көндез урыны белән яңгыр явачак. Кайбер районнарда яшенле яңгыр булачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, уртача тизлектә. Яшен вакытында 15-17 метр тизлектәге көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +10..+15˚, көндез +21..+26˚ градус.


8 май.
Үсүче ай. Ай кысла йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Яшелчәләрнең яфракларын өзәргә ярамый. Яшелчәләрне, җимеш агачларын һәм куакларын сугару, минераль ашламалар белән ашлау өчен уңышлы вакыт. Соң өлгерә торган кәбестә сортларын ачык туфракка күчереп утыртырга була. 

Чәчәк түтәле
Декоратив агач һәм куакларның ботакларын кисәргә, бүлмә гөлләренең яфракларын өзәргә ярамый. Сугару һәм минераль ашламалар белән ашлау өчен уңышлы чор. Ачык туфракка чәчәк орлыкларын чәчү. Чәчәк рассадаларын ачык туфракка күчереп утыртырга була. Декоратив куаклар утырту, күчереп утырту. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Агач һәм куакларның ботакларын кисәргә ярамый. Җимеш бирүче агач һәм куакларны сугару, минераль ашламалар белән ашлау өчен уңышлы вакыт. Җиләк куаклары утыртырга була. Виноград үсентеләрен утырту өчен уңышлы чор. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100