news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 7 октябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый

Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 7 октябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый.

news_top
Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 7 октябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый

7 октябрь. Татарстанда болытлы һава. Күпчелек районнарда яңгыр. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан: төнлә 12-17 метр тизлектә, урыны белән 20-25 метрга кадәр көчәергә мөмкин; көндез 8-13 метр, урыны белән 15-20 метр тизлектә. Төнлә һава температурасы +6..+11˚, көндез  +9..+14˚ градус. 

7 октябрь.

Кимүче ай. Ай үгезбозау йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Бүлмә шартларында үсүче яшелчәләргә су сибү. Яшел кыяк алу өчен петрушка, сельдерей, күпьеллык суган утырту.

Чәчәк түтәле

Бүлмә гөлләренә су сибү. Суганчалы декоратив үсемлекләр утырту. Яшел кыяк алу өчен петрушка, сельдерей, күпьеллык суган утырту.

Җиләк-җимеш бакчасы

Кышлыкка дымландыру өчен су сибү. Агачларның кәүсәләрен һәм ботакларын кимерүчеләрдән саклау өчен чыршы ботаклары белән бәйләү. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар