6 августка һава торышы һәм ай календаре

6 августка һава торышы һәм ай календаре.

6 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшемнәр көтелми. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +12..+17˚, көндез +28..+33˚ градус.

Кимүче ай, ай балык йолдызлыгында.

Үсемлекләрне сугарырга, фосфорлы-калийлы ашламалар сибәргә була. Туфракны эшкәртү. Күпьеллык чәчәкләрне күчереп утыртырга була. Хуш исле һәм дару үләннәрен җыярга була. Яшелчәләр тозлау, киптерү һәм туңдыру өчен уңай чор.